Меню Закрыть

“Мон эчендэ асылташ”

27 январь көнне Ямады авыл мәдәният йортында авылдашыбыз, язучы,
шагыйрь, драматург ,Татарстанның халык шагыйре Илдар абый Юзеевның
85 еллык юбилеена багышланган “Мон эчендэ асылташ” дигэн эдэби-
музыкаль кичэ утте.
Илдар Юзеевның поэмаларын аеруча яшьләр яратып кабул итә. «Таныш
моңнар» поэмасыннан өзекне Гиззатуллина Фәридә апа укыды. Илдар
абыйның шигъриятендәге төп сыйфатлар — тирән моң, лиризм, фикер-хис
ачыклыгы сурәтләнә. Мәктәп укучыларда Илдар Юзеевның ижадын яратып
укыйлар hэм шигырьләрен ятлыйлар. “Ике егет китте армияга” Закиров
Ильнар, “Ямады” Садикова Назиля, “Без” Сафина Диана hэм Насырова Алия
hәркемнен кунеленә утеп керерлек итеп сөйләделәр. Фиккиева Дарвина апа
Илдар абыйның ижадына багышлап Нуриева Гөлфирэ апа язган “Туган ягым
Ямады” шигырен укыды. Шагыйрь шулай ук җырлар иҗат итү өлкәсендә дә
актив эшли. Бар халык яратып өлгергән «Кайтам инде» Сафутдинова Индира,
«Мәтрүшкәләр» Ахатова Люция, «Туган ягым каеннары» Сафина Светлана,
«Тынлачы сандугач » Халмурадова Гөлнара башкаруында һәм башка
җырларын музыка сөючеләр үз иттеләр. Илдар Юзеевның тормышына
багышланган презентация да кичэне бизәп торды. Кичәне художество
житәкчесе Садикова Альмира hэм библиотекарь Халмурадова Гөлнара
әзерләделәр.
2180cookie-check“Мон эчендэ асылташ”

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *